Яшь гашыйкларга

Категория: Авторлары

Карлыгач канатлы егет,
Сандугач тавышлы кыз.
Кайсы йолдыз асларында
Очрашып таныштыгыз?

Чишмә юлларын бергәләп
Ничә кат уйладыгыз.
Туйлар белән төгәлләнсен
Мәхәббәт юлларыгыз.

Ал микән лә кигәнегез,
Гөл микән кигәнегез.
Ят ярларга күз дә сирпеп
Карамый сөйгәнегез.

Чишмә юлларын бергәләп
Ничә кат уйладыгыз.
Туйлар белән төгәлләнсен
Мәхәббәт юлларыгыз.

Шатландыра гашыйкларның
Елмаеп көлүләре.
Күңелләрдә бөреләнә
Мәхәббәт бөреләре.

Чишмә юлларын бергәләп
Ничә кат уйладыгыз.
Туйлар белән төгәлләнсен
Мәхәббәт юлларыгыз.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (1 голос)
Бу җыр репертуарында бар
« »