Ак чишмә (икенче вариант)

Урчокырдан аккан Ак чишмәнең
Чыккан җиркәеңдә (җирләрендә) куш учак,
Тубыкланып, амин тоткан кебек
Салкын суын эчәм куш учлап.

Туган җирем, туган җырым —
Ак чишмәм син, Ак чишмәм!
Дөньямның бар ятларына
Серләремне чишмәм!

Урчокырдан аккан Ак чишмәнең
Аккан гомере күпме елдыр ул.
Күпме еллар күпме кешеләрне
Ак күңелле иткән судыр ул.

Туган илем, туган телем —
Ак чишмәм син, Ак чишмәм.
Чит җаннарны мин үз итеп,
Түбәнлеккә төшмәм.

Урчокырдан чыккан Ак чишмәнең
Шифасыннан тәндә көч арта.
Чит җирләргә китсәм, туган җирдән
Су тарта да икән, Су тарта.

Туган җирем, туган җырым —
Ак чишмәм син, Ак чишмәм!
Дөньямның бар ятларына
Серләремне чишмәм.

/1994/

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (1 голос)
Бу җыр репертуарында бар
« »