Добавлено Almaz в ВС, 12/02/2017 - 17:47
Каенкаем, син нишләдең,
Күрәмме әллә ялгыш?
Ник ямь яшел шәлкәеңнән
Коела сары сагыш?
Ник шәлкәең иртә уңган,
Әли бит җәй уртасы?
Әле синең гомерең —
Башланмаган яртысы.
Әле көтә күпме язын,
Көтә күпме җәйләрен.
Яран булса әйт үземә,
Үзем кысып бәйләрмен.
Башланмаган язларыңа
Әле кабат кайтырсың.
Назланып яшел шәлләрдә
Куаныч таратырсың.