Дөньябыздан ни кала?

Төйәгемә күз ташласам,
Хәсрәтләрем кузгала,
Зифа камышын саргайтып,
Сулар кими елгада,
Эчәр сулар да корыса,
Дөньябыздан ни кала?

Урал күкрәген агулап,
Әче төтен айкала,
Завод сөремнәрен йотып,
Кан төкерә Ак кала,
Сулар һава да булмаса,
Дөньябыздан ни кала?

Таш кыялар актарыла,
Таулар авыр тын ала,
Җанга газиз матурлыклар
Күз алдында югала.
Атайсалны* да югалтсак,
Дөньябыздан ни кала?!

Атайсал* (башкорт теленнән) — «ата-бабалар яшәгән җир, ил»

Голосов пока нет
Бу җыр репертуарында бар
« »