Добавлено Almaz в ЧТ, 23/02/2017 - 22:45
Ничә очрашсак та, бер-беребезгә
Һич тә туймый идек карашып.
Мәхәббәтем, тәүге мәхәббәтем,
Син кайларда калдың адашып?
Былбыллар да, безне күреп калса,
Каршылыйлар иде сайрашып.
Мәхәббәтем тәүге мәхәббәтем,
Син кайларда калдың адашып?
Яшьлектәге таныш сукмаклардан,
Һай, үтәсе иде парлашып.
Мәхәббәтем, тәүге мәхәббәтем,
Син кайларда калдың адашып?!