Мәңгелеккә китеп барам

Бу дөньяга килгәч инде,
Китмәенчә юк шул чараң…
Мин бит, тере йолдыз сымак,
Балкып янар өчен озак
Мәңгелеккә китеп барам!

Җир гаменнән мием чатный,
Йөрәгемдә сызлый ярам…
Мин бит заман зарын йотып,
Иблисләргә ләгънәт укып,
Мәңгелеккә китеп барам!.

Тәүге таныш офыклардан
Ерагая һаман арам…
Мин бит, сөю җырын җырлап,
Ил халкының күңелен нурлап,
Мәңгелеккә китеп барам!

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (7 голосов)
Бу җыр , репертуарында бар
« »