Добавлено Almaz в ЧТ, 23/02/2017 - 22:52
/"Ут" пьесасыннан җыр/
Баш очыннан ак болытлар ага,
Ак болытлар — безнең балачак.
Балачакка кеше кулы җитми,
Ул мәңгегә ап-ак калачак,
Ак болытлар — безнең балачак.
Баш очыннан ак болытлар ага,
Ак болытлар — безнең ярату.
Яратуны ташка бәйләп булмый,
Яратуның була канаты,
Ак болытлар — безнең ярату.