Добавлено Almaz в СБ, 04/03/2017 - 12:26
Дивана мин, дивана,
Дөнья белән куанам (юанам).
Дөнья минем — үз өем,
Дөнья моңы — үз көем.
Үзем ничек телимен,
Җирдә шулай яшимен.
Бер кемгә юк зыяным, —
Мин тик умырзаямын.
Һәр терегә сөенәм,
Тик үлемгә көенәм;
Ә хәзергә — куанам,
Диванам мин, дивана!..