Саф мәхәббәт бар бит ул

Ярсыз елга булмагандай,
Ярсыз булмый яшь күңел.
Сөймәсмен дип уйлаган идем,
Сөймәскә мөмкин түгел.

Йөрәгемдә (өченсе яз) гыйшыйк уты
Үзәкне өзә генә.
Мәхәббәтем һич кәмеми,
Үсә дә үсә генә.

Зәңгәр күктә юллар ярган
Канатлы кошлар бит ул.
Елаткан да, җырлаткан да
Саф мәхәббәт бар бит ул!

Голосов пока нет
Бу җыр репертуарында бар
« »