Яз сулышы (икенче вариант)

Категория: көе һәм сүзләре

Яз килүен сизәм күңелем белән —
Нинди рәхәт иртән һавасы.
Кошлар җыры яңгырый һәр тарафта,
Яшәү ямен тоя барысы.

Еллар үткән саен яз да үзгә,
Өмет кенә һаман өзелми.
Көтә безне күпме якты таңнар,
Узган гомер бер дә сизелми.

Үткәннәрен барлый һәрбер кеше,
Гомер көзе якынлашкан мәлдә.
Яшьлек язы гына һич онытылмый,
Ядкарь булып яши күңелләрдә.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (1 голос)
Бу җыр репертуарында бар
« »