Тигез гомер бирсен Ходай!

Категория: көе һәм сүзләре

Иңгә-иң терәшеп, бергәләшеп
Яшәүләрнең беләм рәхәтен.
Саф хисләрен саклый белгәннәргә
Ходай учлап бирә бәхетне.

Мәхәббәтле кеше — бәхетле ул
Таянычлы була гомергә.
Картлык көндә язсын иде безгә
Житәкләшеп бергә йөрергә.

Югалтулар җиңел табулардан.
Саклыйк учакны без, сүнмәсен.
Безнең гаиләне начар күзләр,
Начар сүзләр, берүк, бүлмәсен.

Мәхәббәтле кеше — бәхетле ул
Таянычлы була гомергә.
Картлык көндә язсын иде безгә
Житәкләшеп бергә йөрергә.

Безнең йөрәкләрне кушкан хисләр
Чәчкә атсын иде ел саен.
Тигез картлык кына, тигез гомер
Бирсен иде безгә Ходаем!

Мәхәббәтле кеше — бәхетле ул
Таянычлы була гомергә.
Картлык көндә язсын иде безгә
Житәкләшеп бергә йөрергә.

Голосов пока нет
Бу җыр репертуарында бар
« »