Ага сулар (өченче вариант)

Категория: көе сүзләре

Ага сулар, ай, ага шул,
Бездән соң да агачак.
Әй, үкенечкә генә кала
Безнең бергә булган чак.

Үтә җиллар, ай, үтә шул,
Үтә искән җилләрдәй.
Күңелемдән һич чыкмыйсың,
Тамыр җәйгән гөлләрдәй.

Шиңә гөлләр, ай, шиңә шул,
Кыраулар кырып сала…
Юк, шиңдермәм гөлләремне (мин гөлемне)
Чәчләрем агарса да!

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 4.5 (6 голосов)
Бу җыр репертуарында бар
« »