Биек тауның башларына менеп
Баштан кичкәннәрне уйладым.
Үтәсең дә мени яшь гомерем,
Мин бит әле синнән туймадым?
Йомшак кына искән язгы җилләр
Маңгай чәчләремне тарата.
Артта газиз ана бигерәк тә,
Ә сөйгән яр йөзләр саргайта.
Җилгә каршы басып тора алмим
Кибән башкайларын тарата.
Бәхет бит ул дуслар, онытмагыз,
Саф күңеллеләрне ярата.
Карурманга кергән чакта —
Сызгырып кер, кошлар уянсын.
Рәхәт яшәгез сез, туганнарым,
Сокланмаган кеше калмасын!
Бу җыр Марат Шәйбәков репертуарында бар
Добавлено Almaz в ВС, 19/03/2017 - 13:07
«
»