Далаларым

Далаларым, сезгә карап дулкынланам,
Мин бит күпме язлар ямен күргән чабан.
Җырлап киләм домбра чиртеп ат өстендә,
Яшьлек дәрте янып тора шат йөземдә.
Уа малым, әй ширкенай,
Җәйләүләрем иркен, бай!

Далаларым, сездә үстем, кымыз эчтем.
Көтү әйдәп күпме борма юллар кичтем.
Сездә учак ягып үтте яшь чакларым,
Бәйгеләрдә ат уйнатып аз чапмадым!
Уа малым, әй ширкенай,
Туган ягым иркен, бай!

Далаларым, һәр көн саен ямьләнәсез,
Чиксез муллык дәрьясына әйләнәсез.
Күңел үсә, канатлана сезгә карап.
Без бәхетле дип җырлый күк һәммә тараф.
Уа малым, әй ширкенай,
Туган илем иркен, бай!

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (1 голос)
Бу җыр репертуарында бар
« »