Яшик бу дөньяны яратып

Категория: , көе һәм сүзләре

Гомерләр бирелгән бер генә, 
Син аның кадерен бел генә. 
Шатлыклары килсәләр (булсалар) сирәк (әзрәк, азрак)
Димәк дөрес яшәргә кирәк. 

Гомерләр үтәләр тиз генә, 
Авыр мизгелләргә түз генә. 
Тормышта сөенеп, җан атып, 
Яшик бу дөньяны яратып. 

Киртәләр капласа юлларны,
Бергәләп тотыкче кулларны.
Җиңәрбез барысын без бергә,
Башыңны имәле син бердә.

Гомерләр үтәләр тиз генә, 
Авыр мизгелләргә түз генә. 
Тормышта сөенеп, җан атып, 
Яшик бу дөньяны яратып. 

Кояштай балкысын күнелләр,
Озын булсын безнең гомерләр.
Сөймәгәннәр әйдә сөйсеннәр,
Мин сине яратам дисеннәр. 

Гомерләр үтәләр тиз генә, 
Авыр мизгелләргә түз генә. 
Тормышта сөенеп, җан атып, 
Яшик бу дөньяны яратып. 

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 7 (1 голос)
« »