Күпме биргән гомерне?

Категория: көе сүзләре

Аңласак иде бу гомернең 
Үткәнен, 
Бер үткәч кирегә кайтмаҫҡа 
Киткәнен. 

Күпме биргән Ходай гомерне, 
Кем белгән? 
Бу дөнья бит оҗмах, 
Яшикче иркендә. 

Бер китәрбез, мәңге түгел бит 
Бу гомер. 
Без учак, без ялкын булыйк ла, 
Шәм түгел. 

Күпме биргән Ходай гомерне, 
Кем белгән? 
Бу дөнья бит оҗмах, 
Яшикче иркендә. 

Язсын бәхет чишмәсен урап 
Үтмичә. 
Эчәргә бер тамчысын читкә 
Түкмичә.

Күпме биргән Ходай гомерне, 
Кем белгән? 
Бу дөнья бит оҗмах, 
Яшикче иркендә. 

Голосов пока нет
Бу җыр репертуарында бар
« »