Әтиемнең йолдызы мин
Ул миңа шулай дәшә
Тәмле кәнфит, чикләвек,
Уенчык алып кайта.
Бер матур җыр
Бүләк итәм
Әтием җыр ярата:
Ля ля ля…
Кулымнан тотып әтием
Көндә бакчага илтә
Үзенең эше беткәч
Алырга килеп җитә.
Бер матур җыр
Бүләк итәм
Әтием җыр ярата:
Ля ля ля…
Кичен әкият укыйбыз
Әтием белән бергә
Бик яратам әтиемне
Өстеннән төшмим бер дә
Бер матур җыр
Бүләк итәм
Әтием җыр ярата:
Ля ля ля…
Бу җыр Рита Фахертдинова репертуарында бар
Добавлено АлиһәНур в Пнд, 20/03/2017 - 03:01
«
»