Кайчан гына очрашырбыз?

Якты кояш, кояш сине күрә,
Чәчләреңне назлый җилләр генә.
Кояш, җилләр юл күрсәтеп,
Очраштырмый безне җирдә нигә?.

Кайчан гына очрашырбыз,
Онытыр идем сагышымны?
Күкрәгемә кочып елый-елый
Тыңлар идем синең тавышыңны. 
Тыңлар идем тавышыңны,
Синең назлы тавышыңны.

Көткән язлар, язлар китеп барды,
Синсез генә керәм инде көзгә.
Ялгызлыкның газаплары
Үзәгемне минем өзә-өзә.

Кайчан гына очрашырбыз,
Онытыр идем сагышымны?
Күкрәгемә кочып елый-елый
Тыңлар идем синең тавышыңны. 
Тыңлар идем тавышыңны,
Синең назлы тавышыңны.

Кемнәр генә, кемнәр сине белә,
Нурлы йөзләреңне көн дә күрә?
Эзләп тапсам ал таңнардан,
Уятырмын назлап үбә-үбә. 

Кайчан гына очрашырбыз,
Онытыр идем сагышымны?
Моңлы җырлар кебек тыңлар идем,
Тыңлар идем назлы тавышыңны.
Тыңлар идем тавышыңны,
Синең назлы тавышыңны.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 7.7 (3 голоса)
« »