Кайларда син

Категория: көе сүзләре

Кайларда — уң, кайларда — сул,
Кыйблаларым буталды.
Дөньяларым буталды да
Җаннарымны ут алды.

Йә син анда, йә мин монда,
Эх… гомер буйларына…
Шулай гомер буйларына
Сагыш та уйлар гына.

Беркем дә юк юатырга.
Җаннарымны аңларга.
Җаннарымны аңлар кешем,
Кайларда син, кайларда?!

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 5 (3 голоса)
Бу җыр , репертуарында бар
« »