Көтмәгәнсең

Категория: көе сүзләре

Көтмәгәнсең мин яныңа килдем,
Туры юлларымны озайтып.
Гомер буе мине синең янга
Мәхәббәтем барды озатып.

Көтмәгәнсең мин яныңа килдем,
Иңгә йөкләп күпме елларны.
Ачы бураннарда, яңгырларда,
Мәхәббәтем сиңа юл ярдым.

Көтмәгәнсең мин яныңа килдем,
Бәлки тәрәзәмне какмамын.
Күрсәң иде яшьлек хисләремне
Мөлдерәмә килеш сакладым.
Яшьлек хисләремне сакладым.

Голосов пока нет
Бу җыр , репертуарында бар
« »