Сине югалтсам

Категория: көе һәм сүзләре

Төнгә кереп барабызмы 
Нигә былай караңгы? 
Әллә томан арабызда, 
Әллә авыр карадың? 

Миннән китте, синдә йөри, 
Күңелемнең яртысы. 
Сине югалткан көнне ук 
Мин үләрмен ахрысы. 

Сәгать саен күз алдымда, 
Белмим нигә юксынам? 
Мындый тирән сагыш өчен 
Хәсрәтем дә юк сымак. 

Миннән китте, синдә йөри, 
Күңелемнең яртысы. 
Сине югалткан көнне ук 
Мин үләрмен ахрысы. 

Мизгел саен яңа дулкын, 
Мизгел саен сагынам. 
Ни булгандыр зиһенемә, 
Бары сиңа табынам? 

Миннән китте, синдә йөри, 
Күңелемнең яртысы. 
Сине югалткан көнне ук 
Мин үләрмен ахрысы. 

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 7.5 (2 голоса)
Бу җыр , репертуарында бар
« »