Томаннарның таралуын көтәм

Категория: көе сүзләре

Томаннарның таралуын көтәм,
Сагынуларым бердә күмелми.
Гомер үткән саен очрашуга
Өметләрем никтер өзелми.

Томаннарның таралуын көтәм,
Син юк мени томан артында?
Борчуларым, көюләрем чиксез,
Син кайт инде сагыну хакына.

Томаннарның таралуын көтәм,
Барда көтә җирдә үз ярын.
Пар канатсыз яшәү бит кыен бит,
Кошлар да бит саклый үз парын.

Томаннарның таралуын көтәм,
Син юк мени томан артында?
Борчуларым, көюләрем чиксез,
Син кайт инде сагыну хакына.

Нинди дәва табыйм сагнуларга,
Әллә һаман сабыр итимме?
Әллә инде киткән кошлар аша
Сагынам диеп хәбәр итимме?

Томаннарның таралуын көтәм,
Син юк мени томан артында?
Борчуларым, көюләрем чиксез,
Син кайт инде сагыну хакына.

Голосов пока нет
Бу җыр репертуарында бар
« »