Әнкәем куллары

Синең куллар, мине сөя-сөя,
Бишекләргә салган куллар ул.
Соңгы телемнәрен миңа биреп,
Үзе коры калган куллар ул.

Синең куллар, керләремне юып,
Тупасланып беткән куллар ул.
Утта пешеп, салкыннарда өшеп,
Сөялләнеп беткән куллар ул.

Унбиш яшьлек кызлар кулына да
Алыштырмам әнкәй кулыңны.
Тагы бер кат шул кулларың белән
Иркәләче, әнкәй, улыңны.
Әнкәй, биг(е)рәк йомшак кулларың!

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 7.3 (6 голосов)
Бу җыр репертуарында бар
« »