Ике йөрәк (беренче вариант)

Категория: Авторлары

Океаннар кичәрсең,
Озын юллар үтәрсең.
Сагынам да хатлар язам,
Бәлки кайтып китәрсең.

Су өстендә балык уйный,
Иртә дими, кич дими.
Ике йөрәк бергә тибә,
Таң атканын да сизми.

Ялгызыма ямансу,
Диңгезләрдә салкын су.
Кайта дигән хәбәреңә
Алып килде агым су.

Су өстендә балык уйный,
Иртә дими, кич дими.
Ике йөрәк бергә тибә,
Таң атканын да сизми.

Чишмәләр арымый микән,
Алар ага да ага.
Чүлләргә таба акмыйлар,
Ага диңгезгә таба.

Су өстендә балык уйный,
Иртә дими, кич дими.
Ике йөрәк бергә тибә,
Таң атканын да сизми.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (1 голос)
Бу җыр репертуарында бар
« »