Сайра, әйдә, сандугач

Категория: көе сүзләре

Бакча артындагы талда
Өздереп сайрый бер кош,
Сайрый ул җәйләрдә генә,
Ишетелми көзен-кыш.

Әйдә, әйдә, сандугач,
Үтә син теләгемне,
Син генә аңлый аласың
Минем яшь йөрәгемне.

Сайрый минем сандугачым,
Күңелдә эз калдырып,
Сайра, иркәм, син дә шулай,
Йөрәгемне яндырып.

Әйдә, әйдә, сандугач,
Үтә син теләгемне,
Син генә аңлый аласың
Минем яшь йөрәгемне.

Иркәм килми, хәбәр бирми,
Сандугач та сайрамый,
Йөрәккәем синнәң башка
Башкаларны сайламый.

Әйдә, әйдә, сандугач,
Үтә син теләгемне,
Син генә аңлый аласың
Минем яшь йөрәгемне.

Бакча артындагы талда
Өздереп сайрый бер кош,
Сайрый ул җәйләрдә генә,
Ишетелми көзен-кыш.

Әйдә, әйдә, сандугач,
Үтә син теләгемне,
Син генә аңлый аласың
Минем яшь йөрәгемне.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 7 (3 голоса)
Бу җыр репертуарында бар
« »