Кышкы романс (Син — гомер агышларым)

Категория: көе сүзләре

Акты ташып, акты ярсып кар сулары,
Шулдыр инде язның ташып ярсулары.
Акты безнең кар өстендә калган эзләр,
Акты елап, икәү бергә салган эзләр.

Син — гомер агышларым,
Син — минем сагышларым,
Син — минем шатлык идең,
Югалту, табышларым.
Син — минем сагышларым.

Язлар килә, язлар китә, сулар ага,
Көннәр ага, айлар ага, еллар ага
Суларның да, айларның да, елларның да
Агышыннан эзләр кала, эзләр кала.

Син — гомер агышларым,
Син — минем сагышларым,
Син — минем шатлык идең,
Югалту, табышларым.
Син — минем сагышларым.

Менә инде тагы җиргә карлар ява,
Бөтен нәрсә туңган төсле кар астында.
Ага сулар, айлар ага, еллар ага,
Сине күрәм айлар, еллар карашында.

Син — гомер агышларым,
Син — минем сагышларым,
Син — минем шатлык идең,
Югалту, табышларым.
Син — минем сагышларым.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 7.2 (190 голосов)
« »