Килче яныма

Категория: көе сүзләре

Очрагансың бергенәм
Бәхет бүләк итәргә.
Ачып күңел пәрдәсен
Ягымлы итеп дәштең.

Килче, килче яныма
Кулыңны бир — кулыма.
Мәңге син дип яшәрмен
Нур сибеп юлларыңа.

Син — күкләрнең йолдызы,
Көннәремнең аязы.
Назга тулып йөрәк тә
Кушылды синең көйгә.

Килче, килче яныма
Кулыңны бир — кулыма.
Мәңге син дип яшәрмен
Нур сибеп юлларыңа.

Яшик әле куанып,
Иң бәхетле пар булып.
Мәңге-мәңге кипмәсен
Сөюебез чишмәсе.

Килче, килче яныма
Кулыңны бир — кулыма.
Мәңге син дип яшәрмен
Нур сибеп юлларыңа.

Голосов пока нет
Бу җыр репертуарында бар
« »