Юк, кирәкми томаннар

Юк, томаннар, капламагыз күгемне,
Ходай биргән миңа җырлы язмыш.
Томаннар, сез кермәгез күңелемә.
Мине моңсыз итү ялгыш.

Юк, кирәкми безгә томаннар,
Алда безнең бердәм юллар бар,
Бергә җырлыйсы җырлар бар.
Кушылыр дуслар, туганнар,
Без дип җан атып торганнар.

Юк, томаннар, таралыгыз яньмнан,
Сезнең белән килә сары сагыш.
Ә мин җырлыйм, сөйгәнемә багышлап,
Моңга тулы минем тавыш.

Юк, кирәкми безгә томаннар,
Алда безнең бердәм юллар бар,
Бергә җырлыйсы җырлар бар.
Кушылыр дуслар, туганнар,
Без дип җан атып торганнар.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (1 голос)
Бу җыр репертуарында бар
« »