Басыйр җыры (Тормыш җыры)

Категория: көе сүзләре

Җырга салып хат җибәрәм, Фатыймам!
Җыр сөюче дусларым артыннан.
Ерак, бик ерак җирләрдән.
Ут эчендәге илләрдән —
Өзелеп сәлам сиңа Басыйрдан.

Мин исән,
Мин үлмәм,
Бетмәс көч алам
Туган илемнән.
Мин исән,
Мин үлмәм,
Мәхәббәт көчле
Диләр үлемнән.

Синең өчен утка керәм, җан алмам,
Янмый чыгам мин янар таулардан.
Җаным, бәгырем, синең өчен,
Безне үстергән илем өчен
Упкыннарга керәм яңадан.

Мин үлмәм,
Җиңелмәм,
Җиңелә торган кеше
Түгел мин.
Мин үлмәм,
Җиңелмәм,
Бетмәс көч алам
Туган илемнән.

Шашкын сагыну баса кайчак, гүзәлем!
Сине сагынам, Фатыймам, йөрәгем.
Сагыну көч бирә, җиңелмәм,
Домшанга мәнге бирелмәм.
Көт, югалтма мине, теләгем.

Мин исән,
Мин үлмәм,
Мәхәббәт көчле
Диләр үлемнән.
Мин исән,
Мин үлмәм,
Җиңелә торган кеше
Түгел мин.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 7 (3 голоса)
Бу җыр репертуарында бар
« »