Кал янымда (беренче вариант)

Категория: көе сүзләре

Күзләреңә карап уйга талам,
Карашыңда наз һәм моң гына.
Сине уйлап таңны каршы алам,
Елмаюың шифа җаныма.

Кичләремдә тагын сине күзлим,
Телләреңдә татлы бал гына.
Төннәремдә сине уйлап янам,
Яннарымда мәңге кал гына.

Күзләреңә карап уйга талам,
Карашыңда наз һәм моң гына.
Сине уйлап таңны каршы алам,
Елмаюың шифа җаныма.

Голосов пока нет
Бу җыр репертуарында бар
« »