Кил каршыма

Категория: көе сүзләре

Чыгыйм әле кичке урамнарга,
Син очрарсың бәлки юлымда.
Күзләреңә тутырып бер карармын
Кулларыңны алып кулыма.

Йөрим әле кичке урамнарда
Салмак кына карлар яуганда.
Очрамасаң әгәр, мин нишләрмен,
Түзәрменме йөрәк янганга?

Очрамасаң әгәр юлларымда,
Битләремә кунган карны да
Сизмәм, тоймам кышның салкынын да,
Йөрәк нишләр андый чагында?

Очрамасаң әгәр, мин нишләрмен,
Кичке урамнарның ни яме?
Берьялгызы буран гына дулый,
Син каршыма минем кил әле.

Голосов пока нет
Бу җыр репертуарында бар
« »