Җырым булсын бүләгем

Категория: көе сүзләре

Сандугачлар тирәктә,
Кызлар бара җиләккә.
Җиләк төсле минем чибәр,
Ут салды шул йөрәккә.

Ах, яна йөрәгем!
Җиләк төсле чибәремә,
Җырым булсын бүләгем!

Таң атканда торсана
Мәк чәчәген күрсәнә!
Мәк чәчәге төсле көлеп
Минем алга килсәнә!

Ах, яна йөрәгем!
Мәктэй алсу чәчәк аткан
Җырым сиңа буләгем!

Гармунчылар, уйнагыз,
Көйнең шәбен, асылын!
Гармун таушы әйтеп бирсен
Безнең йөрәк сагышын.

Ах, яна йөрәгем!
Гармун белән бергә туган
Җырым — сезгә бүләгем.

Без атландык җирәнгә,
Каршы киттек җилләргә!
Дуслар, кире чигенмәбез,
Без өйрәнгән җиңәргә!

Ах, ярсый йөрәгем!
Җиңеп чыккан туган илгә
Җырым булсын бүләгем!

Голосов пока нет
« »