Соңгы көрәшкә

Категория: көе сүзләре

Талаучылар килде ил чигенә,
Бәхетебезне тартып алырга.
Күтәрел, ил, дошман өеренә,
Соңгы көрәш, соңгы давылга.

Ут ачыйк дошманнар явына
Корыдан, диңгездән, һавадан.
Соңгы кат без чабыйк тамырына,
Торырлык булмасын яңадан!

Мул башаклы алтын кырыбызга
Комсыз дошман кулын сузмасын.
Алтын бодай, татлы бал урнына
Авыз итсен ачы кургашын.

Ут ачыйк дошманнар явына
Корыдан, диңгездән, һавадан.
Соңгы кат без чабыйк тамырына,
Торырлык булмасын яңадан!

Үлем тапсын фашист безнең кулдан,
Соңгы хөкем шушы аңарга:
Без яудырган туплар ялкынында
Төтен булып очсын һавага.

Ут ачыйк дошманнар явына
Корыдан, диңгездән, һавадан.
Соңгы кат без чабыйк тамырына,
Торырлык булмасын яңадан!

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (1 голос)
Бу җыр репертуарында бар
« »