Землянкада

Йөрәк типкән саен дәшәм аңа,
Күз алдымнан китми иркәм бер.
Тик мин генә шулай сагынам микән,
Ул да мине уйлый микән бер?

Землянкада иптәшләрем йоклый.
Ә мин уяу,
Нәрсә көтәмдер?
Тик мин генә шулай сагынам микән,
Ул да мине уйлый микән бер?

Почтальон хатлар китереп китте,
Бәлки, мине күрми үткәндер?
Бәлки, тик мин генә шулай сагынам булыр,
Ә ул мине онытып беткәндер?

Бәлки хатлар соңга калган булыр,
Язар әле, язар иркәм бер!…
Тик мин генә шулай сагынам микән,
Ул да мине уйлый микән бер?

/1943 елда язылган лирик җыр. Бөек Ватан сугышы елларында бик еш җырланган. Беренче башкаручылары — М.Сафин һәм Р.Ваһапов. Матбугатта 1982 елда гына басыла ("Мансур Мозаффаров. Йөрәк җыры. Җырлар, романслар" җыентыгында — төзүчесе З.Хәйруллина)/

Ноты для песни: 
Ноты для песни «Землянкада»
Ноты для песни «Землянкада»
Ноты для песни «Землянкада»
Ваша оценка: Нет Рейтинг: 3.5 (2 голоса)
« »