Җилкәннәр җилдә сынала

Категория: көе һәм сүзләре

Бигърәк авыр дуслар синең арттан,
Яман уйлар уйлап калса да.
Дуслар әйткән авыр сүзләр дә бит,
Йөрәккә ук булып кадала.

Чит-ят кеше якын булала,
Иң якын дус дошман булала.
Авыр чакта сына,
Сына дусларыңны —
Җилкәннәр бит җилдә сынала!

Тормыш юлларында, егылмыйча,
Атлар өчен якын дус кирәк.
Югалтмагыз якын дустыгызны —
Андый дуслар хәзер бик сирәк!

Чит-ят кеше якын булала,
Иң якын дус дошман булала.
Авыр чакта сына,
Сына дусларыңны —
Җилкәннәр бит җилдә сынала!

Синең өчен утка керсә генә,
Дуслар чын дус булып санала!
Озын юлда дуслар сыналгандай —
Җилкәннәр бит җилдә сынала!

Чит-ят кеше якын булала,
Иң якын дус дошман булала.
Авыр чакта сына,
Сына дусларыңны —
Җилкәннәр бит җилдә сынала!

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 7 (6 голосов)
Бу җыр репертуарында бар
« »