Сөмбел (беренче вариант)

Ак калфагың чиккән, бөккән,
Ука белән чукланган.

Ай, Сөмбел, вай, Сөмбел!
Керфегең гөл, күзең күл,
Сөйгәнемне үзең бел!

Илнең асыл егетләре
Ай йөзеңә сокланган.

Ай, Дилбәр, вай, Дилбәр!
Йөзең гөлгә тиң, диләр,
Күңелең күктәй киң, диләр.

Кәмәр буган, чибәр булган
Кайсы илнең баласы?

Ай, иркәм, вай, иркәм!
Йөзең күркәм, күзең өлкән,
Сөйгән егетең кем икән?

Ак калфагын кыңгыр салган
Кайсы егет җанашы?

Ай, чәчәк, вай, чәчәк!
Синнән чибәр кызлар юк дип,
Исемең илгә китәчәк.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 7.7 (7 голосов)
« »