Бер көн — табыш,
Бер көн — сагыш,
Аклы-каралы тормыш.
Табышларга — сөендереп,
Сагышларга — көендереп
Эй, сыный безне язмыш.
Бер көн — кояш,
Бер көн — буран,
Әссе-суык көннәре
Кояш нурлары көйдереп,
Бураннары куш иттереп,
Сыный тәкъдир җилләре.
Бер бөлдерә,
Бер көлдерә,
Өлешкә төшкән гомер.
Хәсрәтләргә-югалтуга,
Шатлкларга-елатуга
Сабырлар гына түзә.
Бу җыр Алсу Бәхтиева репертуарында бар
Добавлено Almaz в ВС, 21/05/2017 - 00:52
«
»