Сиңа барам (беренче вариант)

Категория: көе сүзләре

Таныш түгел сиңа барыр юлым,
Һәрбер юлым сергә күмелгән.
Якынсың да, ераксың да төсле,
Шиңләнүләр китми күңелдән.

Гомер буе сиңа барам,
Йөрәгеңә юллар салам.
Шул юллардан үтәр өчен,
Хыялыма китәр (җитәр) өчен, —
Сиңа барам, сиңа барам,
Сиңа барам!

Озын да шул сиңа барыр юлым,
Түземлекләр кирәк үткәндә.
Ничә барма мин тәү үтәм төсле,
Киләчәкләр бармый үткәнгә.

Гомер буе сиңа барам,
Йөрәгеңә юллар салам.
Шул юллардан үтәр өчен,
Хыялыма китәр (җитәр) өчен, —
Сиңа барам, сиңа барам,
Сиңа барам!

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (1 голос)
Бу җыр репертуарында бар
« »