Изге ай

Категория: көе һәм сүзләре

Исәнмесез, дим, дусларым!
Телим сезгә уңышлар.
Җир йөзендә тату яшик,
Юкка чыксын сугышлар.

Барча кайгы он(ы)тылсын,
Ерак ара якынай,
Сезгә бәхет-саулык тели
Ансамб(е)ль “Изге ай”.

“Изге ай”ның нурлары
Күңелләргә юл алсын.
Тормышыгыз җиңел булсын,
Авырлыклар югалсын.

Барча кайгы он(ы)тылсын,
Ерак ара якынай,
Сезгә бәхет-саулык тели
Ансамб(е)ль “Изге ай”.

Чит җирләрдә йөргәндә
Күккә, айга карагыз.
Сәлам булыр җырларыбыз,
Ерак булса арабыз.

Барча кайгы он(ы)тылсын,
Ерак ара якынай,
Сезгә бәхет-саулык тели
Ансамб(е)ль “Изге ай”.

Исәнмесез, дим, дусларым!
Телим сезгә уңышлар.
Җир йөзендә тату яшик,
Юкка чыксын сугышлар.

Барча кайгы он(ы)тылсын,
Ерак ара якынай,
Сезгә бәхет-саулык тели
Ансамб(е)ль “Изге ай”.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 8.7 (3 голоса)
Бу җыр репертуарында бар
« »