Кайда син, әй, ярым?

Кайда син, тавыш бир, яшьлегем юлдашы,
Бергәләп үтелгән иң тәүге юл башы.

Кайда син, тавыш бир, кайда?
Җанымны өзмә, әй ярым,
Югалттым сине югалттым, ялгыштым ахры.
Кайда син, тавыш бир, кайда,
Җанымны өзмә, әй ярым,
Юксынам, эзлим--табалмыйм, эзлим--табалмыйм..

Тәкьдирләр йөртәләр, еракка илтәләр
Аера ут-сулар, аера ялкыннар.

Кайда син, тавыш бир, кайда?
Җанымны өзмә, әй ярым,
Югалттым сине югалттым, ялгыштым ахры.
Кайда син, тавыш бир, кайда,
Җанымны өзмә, әй ярым,
Юксынам, эзлим--табалмыйм, эзлим--табалмыйм..

Бергәләп үтелгән яшьлекнең эзләрен
Тузаннар каплаган, вакытлар таптаган.

Кайда син, тавыш бир, кайда?
Җанымны өзмә, әй ярым,
Югалттым сине югалттым, ялгыштым ахры..
Кайда син, тавыш бир, кайда,
Җанымны өзмә әй ярым,
Юксынам, эзлим--табалмыйм, эзлим--табалмыйм.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 8.8 (4 голоса)
Бу җыр репертуарында бар
« »