Добавлено Almaz в Втр, 04/07/2017 - 19:10
Үтте бу матур көн.
Ачты күзләрен төн —
Уяндылар күктә йолдызлар.
Үтте бу матур көн
Җир йөзендә көн-төн
Керфек какмый торган нурлар бар.
Үтте бу матур көн
Йомды күзләреңне.
Кояш нуры айнын йөзендә.
Үтте бу матур көн
Калды кояшлы көн.
Кояшлы көн калды күңелдә.