Туган якның каеннары калалар инде,
Озатыша баралар инде,
Йөрәгемдә яфракларын яралар инде,
Сагышларга салалар инде.
Каеннарым арттан калмый чабалар инде,
Ерагая баралар инде.
Киткән саен якыная баралар инде,
Сагынудан дәвалар инде.
Туган яктың каеннары калалар инде.
Кемнәр сөеп карарлар инде,
Гомерем буе миңа таба чабарлар инде,
Кайтмый һич тә калалмам инде.
Варианты песни
Бу җыр Гали Хәмзин, Фәридә Тимербаева репертуарында бар
Добавлено Almaz в Втр, 04/07/2017 - 19:12
«
»