Мәктәбем (икенче вариант)

Категория: көе сүзләре

Мәктәп, мәктәп синдә укып үскәч
Барасы юл ачык күренә.
Синнән башланган тормыш юлларын
Балкып үтә гомер түренә.

Эй, мәктәбем, белем учагы,
Син гомернең иң гүзәл чагы.

Әнкәй сымак өйрәттең син мәктәп,
Бу дөньяны ничек танырга.
Белми идем, синдә белдем, мәктәп,
Нинди хисләр белән янарга.

Эй, мәктәбем, белем учагы,
Син гомернең иң матур чагы.

Синдә мәктәп, мин ныгыраҡ тойдым,
Җир ананың кайнар сулышын.
Син өйрәткәнгәме сизәм кебек
Көннең, суның мәңге агышын.

Син, мәктәбем, белем учагы,
Син яшьлекнең иң гүзәл чагы.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 6.6 (8 голосов)
Бу җыр репертуарында бар
« »