Агымсу

Категория: көе һәм сүзләре

Айлы кичләрдә күңелем кузгала,
Сагынуым ургып, ургып юл ала. 
Әйтче, агымсу, ник күңелем боек,
Нигә ямансу, әйтче, агымсу?!

Айлы кичләрдә бигрәк ямансу,
Ялгыз йөргәндә көннәр дә моңсу.
Саф мәхәббәтем кайларда икән,
Табылыр микән әйтче агымсу?

Агым суларга карап моңаям,
Көткән мәхәббәт килми шул һаман.
Суларга агып киттеме, әллә,
Минем өметем, саф мәхәббәтем?

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 8.8 (6 голосов)
« »