Добавлено Илнур в ПТ, 14/07/2017 - 14:46
Урман эчләрендә урман,
Каен белән карама.
Янам синең утларыңда,
Ниләр табыйм дәвага?
Урман эчләрендә урман,
Керсәм чыга алмам инде.
Төрле агачта — төрле кошлар
Сайрар — түзә алмам инде.
Урман эчләрендә урман
Кереп югалыйм микән?
Эчем яна, тышым яна,
Ничек югалыйм микән?
Урман эчләрендә урман,
Каен белән карама.
Янам синең утларыңда
Ниләр табыйм дәвага?