Кузгалак ачылары

Категория: көе сүзләре

Хәтирәләр белән генә
Узып бара бу җәйләр.
Исеңдәме икәү бергә
Җиләк җыйган үзәннәр?

Төзәлми дә, югалмый да
Йөрәгем ярсулары.
Алыштырды җиләк тәмен
Кузгалак ачылары.

Быел бергә җыелмадык,
Коела җиләгебез.
Озакка микән, түгел микән
Үпкәләшүләребез?

Төзәлми дә, югалмый да
Йөрәгем ярсулары.
Алыштырды җиләк тәмен
Кузгалак ачылары.

Кая гына карасам да
Җанга сагыш уела.
Җилләребезгә кадәрле
Ачы булып тоела.

Төзәлми дә, югалмый да
Йөрәгем ярсулары.
Алыштырды җиләк тәмен
Кузгалак ачылары.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 6 (1 голос)
Бу җыр репертуарында бар
« »