Юлга чыксам

Юлга чыксам, миңа көч биргәндәй,
Кулларыңны иңгә куюы,
Шушы үзе бәхет түгелме ни,
Озатып калыр кешең булуы?

Кайтыр юлда мине ашыктыра
Күңелемә сагыш тулуы,
Шушы үзе бәхет түгелме ни,
Сагынып кайтыр кешең булуы?

Юлларымда мине ялгыз итми,
Сине һәр чак йортта тоюым
Шушы үзе бәхет түгелме ни,
Көтеп алыр кешең булуы?

Голосов пока нет
Бу җыр , репертуарында бар
« »