Шәл бәйләдем (беренче вариант)

Шәл бәйләдем, шәл бәйләдем,
Шәл бәйләдем, шәл бәйләдем,
Шәлем түгәрәк түгел лә,
Шәлем түгәрәк түгел.

Эннә-гидер, геннә-гидер генәем лә,
Эннә-гидер, эннә-гидер генәем.

Очып барып күрер идем,
Очып барып күрер идем,
Җаным күбәләк түгел лә,
Җаным күбәләк түгел.

Эннә-гидер, геннә-гидер генәем лә,
Алсу кызыл чәчәк ата гөлкәем.

Сулар ага арыктан ла,
Сулар ага арыктан ла,
Кызлар карый ярыктан ла,
Кызлар карый ярыктан.

Эннә-гидер, геннә-гидер генәем лә,
Эннә-гидер, эннә-гидер генәем.

Сикереп төшеп биер идем,
Сикереп төшеп биер идем,
Ояламын халыктан ла,
Ояламын халыктан.

Эннә-гидер, геннә-гидер генәем лә,
Алсу кызыл чәчәк ата гөлкәем.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 8.5 (18 голосов)
« »