Добавлено Almaz в ВС, 13/08/2017 - 13:19
Ике балам — ике зур бәхетем,
Йөрәгемнең алар тибеше.
Язмышымның миңа зур бүләге,
Тормышымның татлы җимеше!
Балаларым — минем узган гомер,
Балаларым — минем киләчәк.
Бәхетләрен генә бирсен Ходай,
Гел яктыдан булсын күрәчәк!
Үз тиңнәрен табып тигезлектә
Гомер юлын тату узсыннар.
Карт көнемдә минем күз нурларым
Ышанычлы терәк булсыннар!
Балаларым — минем узган гомер,
Балаларым — минем киләчәк.
Бәхетләрен генә бирсен Ходай,
Гел яктыдан булсын күрәчәк!