Добавлено Almaz в СБ, 19/08/2017 - 23:10
Язлар кабат килеп,
чәчәкләргә күмеп,
Назлы җилләр исеп —
дөнья үзгәрде.
Ташкын кичеп эзләдем мин —
Синең таныш күзләрне.
Язмыш кушса бәлки,
очрашырбыз, дидем.
Кисешерләр шунда —
яшьлек юллары
Сөю җырын җырлар безгә
Аерылышу еллары.
Урам буйлап килеп
сине шунда күреп,
Иркәм мине таныр
диеп уйладым.
Шатлыгымнан, сиңа арнап,
Шушы җырны җырладым.